Татарстанда 2018 елда ветеринария берләшмәләре биналарын ремонтлау программасы буенча 27 объект төзекләндереләчәк

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстанда 2018 елда ветеринария берләшмәләре биналарын ремонтлау программасы буенча 27 объект төзекләндереләчәк. Шуларның берсе – «Нурлат РДВБ» ДБУенең ветеринария лабораториясе.

«Узган ел программа кысаларында җылыту системасы, электр чыбыклары тулысынча алыштырылды. Быел калган мөһим эшләрне башкару планлаштырыла, – дип хәбәр итте лаборатория мөдире Василий Лысов. – “СтройСнабИнвестПроект” белгечләре кайбер эшләргә керештеләр дә инде. Алар ишекләрне, пластик бүлентеләрне сүттеләр, стеналардагы кафель плиткаларны, кабинетларда идәннәрне ремонтларга җыеналар».

Ремонт эшләре лабораториянең эш режимын беркадәр үзгәртсә дә, ул эшләвен дәвам итте, бер көнгә дә ябылмады. «Сезонлы чаралар башарыла – лейкозга кан тикшерүләре уздырыла. Тагын мөһим бурычларның берсе - серология бүлегендә эшләрне тәмамларга кирәк. Шуңа күрә “Нурлат РДВБ” ДБУендә бөтен эш бергә алып барыла», – дип сөйләде “Нурлат РДВБ” ДБУ башлыгы Ранил Шәрәпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International