2018 елның 12 мартында Краснодар шәһәрендә Кубань дәүләт аграр университеты мәйданчыгында Бөтенроссия агросәнәгать форумы узачак. Аның эшендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, федераль хакимият органнары вәкилләре, АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре, әһдәүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, Россия һәм чит илләр экспертлары, АПК өлкәсендә галимнәр, шулай ук аграр югары уку йортлары студентлары катнаша.
Форум кысаларында агросәнәгать комплексындагы төп тенденцияләр буенча фикер алышу, фермерлык бизнесын һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү перспективалары, азык-төлек иминлеге, импортны алыштыру һәм Россияне дөнья базарында АПК продукциясен иң эре экспортлаучы буларак ныгыту, шулай ук авыл территорияләрен үстерүгә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралачак.