«Архангельский» КФХ” ААҖ – Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында эре мөгезле терлекләр сакланышы күрсәткечләре буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмаларының берсе. Монда ферма мөдире Сергей Старов җитәкчелегендә тату, бердәм коллектив эшли. Аның составында зоотехник һәм ветеринария табибы Алексей Кучинский, терлекчеләр Наталья Павлюк иһәм Наталья Мельникова һәм башкалар бар.
Бүгенге көндә фермада 90 бозау бар. Терлек караучы Наталья Павлюк бу өлкәдә 19 ел эшли, Наталья Мельникова – 8 ел. «Бозаулар безгә туганнан соң ук керә, без аларны балаларны караган кебек карыйбыз, – дип сөйли Наталья Павлюк. – Урыннары чиста, аларга угыз сөте эчерәбез. Соңрак бозауларны салкын ысул белән тәрбияләүгә күчерәбез».
«Безнең хуҗалыкта бу ысул күптән инде эшли, – дип өстәде Алексей Кучинский. – Гыйнвар аенда бозауларның уртача тәүлеклек артымы 738 грамм булды. Бу бик әйбәт нәтиҗә, мондый күрсәткечләргә бозаулар туганнан соң 20 көн эчендә ирешү җиңел түгел. Моннан тыш, без витамин грануллары әзерләүче завод белән берничә ел инде хезмәттәшлек итәбез. Шуның нәтиҗәсе буларак, эре мөгезле яшь терлекләрнең үлүе дә кискен кимеде».