Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны төзекләндерү дәвам итә. Республикада төзекләндерү эшләрен башкару өчен 657 төзекләндерү остаханәсе, 723 авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү һәм көйләү пункты бар, аларда 862 төзекләндерү звеносы, 2,7 меңнән артык кеше эшли.
Бүгенге көндә тракторларның техник әзерлеге 80% тәшкил итә, шул исәптән чит илнекеләр – 76%, чәчкечләр – 88%, чәчү комплекслары – 68%, культиваторлар – 89%, катнаш агрегатлар – 79%.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженерлык-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре сүзләренә караганда, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Чүрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Саба, Сарман һәм Тәтеш муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы төзекләндерү югары дәрәҗәдә оештырылган.