Яшьләр заманы

2018 елның 24 феврале, шимбә

Илдар Галимуллин Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Мөхәммәтшин З.З.” крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек комплексына җитәкчелек итә. Ул бу хуҗалыкка очраклы гына килеп эләккән кеше түгел, дип әйтергә кирәктер аның турында. Башта ул, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә укыганда, кандидатлык диссертациясенә кагылышлы тәҗрибәләр уздыра. Аннары, КФХ башлыгы Зөфәр Зиннәт улы Мөхәммәтшин чакыргач, яшь белгеч рәхәтләнеп ризалык бирә.

Ни өчен дигәндә, бу хуҗалык - республикада алдынгыларның берсе. Биредә бер сыердан уртача еллык савым 9000 кг һәм аннан да артыграк була. Иң яхшы сыерлар көнгә 50шәр кг сөт бирә.

Эш бик җаваплы, ди яшь белгеч. “Хуҗалык нинди дәрәҗәгә күтәрелсә дә, тукталып калырга ярамый, алга китәр өчен һәрвакыт резервлар эзләргә кирәк, - ди Илдар. – Комплекста вак эшләр юк, барысы да мөһим. Шулай да, хәзер дүрт юнәлешкә аерым игътибар бирәбез: беренчесе – яшь терлекләрне тоту һәм ашату шартлары, икенчесе – терлекләр санын арттыру, ясалма орлыкландыру, юозаулату, өченчесе – буаз сыерларны карау һәм тукландыру, дүртенчесе – терлекләрне фәнни нигездә баланслы тукландыру”. Шул юнәлештә эшне уңышлы башкару өчен барысы да бердәм булып эшли. Биредә һәркем үз эшенең остасы, үз эшләрен белеп башкаралар. Шулай иткәндә генә ахыргы нәтиҗәләр уңышлы булачаганын аңлап эш итәләр алар. Алга куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен хуҗалыкта шартлар җитәрлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International