Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районыннан КФХ башлыгы Ринат Әхтәмов терлекчелек белән 2012 елда шөгыльләнә башлый. «Башта үгезләр симерттем, әмма итен сату кыенрак барды, шуңа күрә сөткә күчәргә булдым, – дип сөйләде Ринат Әхтәмов. – Грант оту нәтиҗәсендә минем планнар тормышка ашты – шул акчага ташландык фермага ремонт ясадым һәм таналар сатып алдым».
Бүгенге көндә хуҗалыкта 35 баш савым сыеры, 10 тана һәм 12 бозау бар. «Фермада ике терлекче эшли, бер - сыер савучы, ял көннәрендә хатыным Гүзәл һәм улым Булат булыша, – диде Ринат Әхтәмов. – Сөтне Чирмешән май-сыр заводына тапшырабыз. Әлегә уртача һәркөнне 230 литр сөт савыла, сыерларның бер өлеше буаз, сөт ташлаткан вакытлары».
«Гомумән, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү минем канда инде ул, бабам гомер буенча күпләп терлек асраган, – дип өстәде фермер. – Алтынчы сыйныфта укыганда ук инде миндә терлекчелек бинасын чистарту өчен транспортер уйлап чыгару теләге бар иде. Бүген минем фермада бу да бар. Иртә белән өйдән бишенче яртыда ук китәм, кичке сәгать 8-9ларда гына кайтам. Минем ялым да – терлекләр янында. Эшләр җайлы барса, күңелгә дә рәхәт».