Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кече хуҗалыкларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында семинар узды

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кече хуҗалыкларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында семинар узды, анда районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, фермерлар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР «Агроревсоюз» РССПК башкарма директоры Гөлфирә Ризаева, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ белгечләре, «Россельхозбанк» АҖ, «МСП Банк» АҖ, «Корпорация МСП» АҖ, «Гарантия фонды» коммерциягә карамаган оешма» (НО), «Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциягә карамаган оешма» (НО) вәкилләре катнашты.

Министр урынбасары Ришат Хәбипов семинарда катнашучыларны кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларыг гамәлгә ашыруның барышы һәм АПК оешмаларын кредитлар программалары белән таныштырды. Бүгенге көнгә аккредитацияләнгән банкларга республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре тарафыннан 14,3 млрд. сумга 300 заявка бирелгән, шул исәптән 583 млн. сумга 50 заявка - кече хуҗалыклардан.

Беренче транш кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кече хуҗалыклардан 385 млн. сумга 15 заявка хупланган, бу субсидияләү лимитыннан 15% (204 млн. сум) тәшкил итә. Яңа кагыйдәләр буенча кече хуҗалыкларга фермерлар да, шулай ук еллык табышы 120 млн. сумга кадәр булган юридик затлар да керүгә карамастан, Актаныш, Әлки, Апас, Арча, Бөгелмә, Кама Тамагы, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Чистай һәм Ютазы районнарыннна бер заявка да кермәде, дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Кече һәм урта эшкуарлыкка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы линиясе буенеча ярдәм чаралары турында «Гарантия фонды» коммерциягә карамаган оешма» (НО) директоры Тимур Темиргалиев, «Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциягә карамаган оешма» (НО) микрофинанслау үзәге җитәкчесе Рафаэль Шариев, «Региональ лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Марат Шакиров һәм башкалар чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International