Мәскәүдә «Сөт һәм ит индустриясе 2018» халыкара күргәзмәсе узачак

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

2018 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр «Крокус Экспо» Мәскәү күргәзмә үзәгендә «Сөт һәм ит индустриясе 2018» Терлекчелек, сөт һәм ит җайланмалары һәм технологияләренең 16 нчы халыкара күргәзмәсе узачак.

Әлеге чара 2002 елдан башлап бара. Шул вакыт эчендә күргәзмә үзен терлекчелек тармагындагы казанышларны һәм эшләнмәләрне күрсәтү өчен, бизнес-бурычларны хәл итү, белгечләр арасында тәҗрибә алмашу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак күрсәтте. Күргәзмәдә ит һәм сөтчелек тармакларында агросәнәгать җитештерүе өчен җайланмаларның һәм технологиянең тулы циклы күрсәтеләчәк: нәселле терлекләр, аларны үрчетү, тоту һәм симертүдән алып әзер терлекчелек продукциясен төргәкләүгә кадәр. Быел чарада дөньяның 15 иленнән 200дән артык компания катнаша.

Форум эшлекле программа буенча эшләячәк, анда «Тәҗрибә алмашу: сөтчелек тармагын үстерү буенча иң яхшы кейслар», «Фермер көннәре» темасына пленар утырыш уздыру да (крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре өчен махсус программа), төрле конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр үткәрү дә һәм башка чаралар да каралган.

Күргәзмә турында тулырак мәгълүмат белән www.md-expo.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International