Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районыннан Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек тоталар

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шәле авылыннан Гөлия һәм Илнар Кәримовлар 14 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, шуларның 10ысы савым сыерлары. «Ми, авылдагы башк бик күпләр кебек үк, кечкенәдән хезмәткә һәм терлекләр карарга өйрәнеп үстем. Һәм бу миңа бик ошый, әлеге эшләрне яратып башкарам. Шуңа күрә мин фермада да рәхәтләнеп эшлим. Эшнең нәтиҗәсе дә бар, табыш та яхшы керә», – дип сөйли Гөлия Кәримова.

Аларның продукциясен даими ала орган Шәледән һәм Питрәчтән үз клиентлары бар. «Сөттән эремчек, каймак ясыйбыз. Безнең продуктларны һәрвакыт бик яхшы алалар, чөнки беләләр – барысы да өйдә эшләнгән, тәмле,чиста. Хәзер сыерларның барысын да саумыйбызәле, яшь бозаулар көтәбез. Шуңа күрә көнгә 30 литр гына сөт чыга. Барысын да сауганда – һәркөнне 200 литр сөт алабыз», –дип сөйләде Гөлия Кәримова.

Кәримовлар гаиләсе алга таба ферманы зурайтырга һәм эре мөгезле терлекләр санын да арттырырга уйлыйлар. «Әлегә бозауларны калдырмыйбыз, сатабыз, – ди Гөлия. – Безнең терлек карау тәҗрибәбез зур, шулай булса да, яңага өйрәнү, уку мөмкинлеген ычкындырмаска тырышабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International