Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында 2018 елның гыйнвар аенда алдынгылык күрсәткән терлекчеләрне бүләкләделәр. Премияләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов һәм селекция-нәсел хезмәте башлыгы Дамир Ханнанов тапшырдылар.
«Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор» номинациясендә җиңүчеләр: «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Кәримә Кәрәмова, Гөлчәчәк Сәетгалиева, “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Вәсилә Хәертдинова (сөт-товар комплексларында эшләүчеләр арасыннан), «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Ринат Гарифуллин, Тәсмия Назарова һәм Радик Ханнанов (сөт-товар фермалары белгечләре арасыннан).
«Савым терлекләрен иң яхшы караучы терлекче» номинациясенедә җиңүчеләр түбәндәгеләр булды: «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Миндил Сабиров, Мөнәвир Биктаһиров, “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Илдар Нигъмәтуллин, «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Илнур Ризатдинов, Салават Исламов һәм Дәнис Хафизов.
«Иң яхшы терлекче» номинациясендә түбәндәгеләр бүләкләнде: Рәзилә Гибадуллина, «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Альбина Йосыпова, “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Татьяна Тюпа.
«Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технолог» номинациясендә түбәндәгеләр бүләкләнде: «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Людмила Гимадиева, «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Рәмис Исламов, “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Фирая Салихова.
«Сөт блогының иң яхшы лаборанты» номинациясендә түбәндәгеләр бүләкләнде: «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Әлфия Гайнетдинова, Сәрия Латыйпова, «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Юлия Шәйдуллина.
Быел районда тагын бер номинация кертелде – «Иң яхшы ветеринария белгече». Монда иң яхшы нәтиҗәләрне «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Иван Долгунов, “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Зинаида Нагайцева һәм «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Максим Иванов күрсәттеләр.