«Россельхозбанк» АҖендә 2017 елда сезонлы эшләрне иң яхшы кредитлаучы филиалларны бүләкләделәр. Банк тарафыннан бу юнәлештәге эшләрне финанслау күләме бер ел эчендә 4 %ка артткан һәм 270 млрд. сумнан артып киткән. Бу суммадан 50 млрд. сумнан артыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелгән, 220 млрд. сум чамасы – эре бизнеска.
«Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, төбәк челтәр лидерларын бүләкләү банк филиалларының эшчәнлекләре ышанычлы партнерлыкка корылган булуларын күрсәтә, банкның абруен күтәрә. Бу исә АПК предприятиеләренең җитештерүчәнлеген арттыруга һәм дөнья базарында үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясенең конкуренциягә сәләтлелеген күтәрүгә ярдәм итә.
Ирешелгән югары күрсәткечләр «Россельхозбанк» АҖенең аграрийларга финанс ярдәме күрсәтүдә оператив һәм нәтиҗәле эшләве белән дә аңлатыла. Татарстанда эре бизнес сегментында финанслау күләме шактый артты. Филиалның эшен банк җитәкчелеге аерым билгеләп үтте.
«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы сезонлы эшләрне финанслау буенча лидер булып тора, сезонлы эшләрне кредитлауның төбәк базарында банк өлеше 41% тәшкил итә. 2017 елда сезонлы эшләрне кредитлауның уңай динамикасы күзәтелде – 7,8 млрд. сум кредит бирелгән, бу 2016 елдагыга караганда 10%ка күбрәк. Эре бизнес клиентларына сезонлы эшләр өчен 6,5 млрд. сум бирелгән, бу узган елга караганда 21%ка күбрәк.
«АПК предприятиеләренә бирелгән кредитлар күләме артуның уңай динамикасы базарның актив үсешен күрсәтә, ә гамәлгә кертелә торган дәүләт ярдәме механизмнары авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче компанияләрнең җитештерү мөмкинлекләрен арттыра», – дип ассызыклады «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудерметова.