Марат Әхмәтов: «Авыл хуҗалыгы профилендәге уку йортын тәмамлап, үз белгечлеге буенча авылга эшкә кайткан студентларга ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк»

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе

ДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, КДВМА ректоры Галимҗан Кәбиров та катнашты.

Министр сүзләре буенча , авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү - иң мөһим мәсьәләләр рәтендә. Шул нисбәттән авылга яшь, инициативалы кадрлар кирәк.

Шулай ук студентлар һәм укытучылар белән булган әңгәмә барышында дәүләттән бирелә торган ярдәм төрләре, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы профессияләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм башка сорауларга җавап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International