Узган атна азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һөнәри берлек оешмасы әгъзалары Кукмара муниципаль районында булып кайттылар. Шул сәфәр кысаларында алар Туембаш авылында киез итек басу процессы белән таныштылар. Экскурсияне Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов һәм “Тойма” ҖЧҖ директоры Рәҗәп Галиев оештырдылар.
Шуны әйтергә кирәк, киез итек басу - дөньяда иң борынгы кәсепләрдән санала. Туембаш авылында һәр йортта итек басу белән шөгыльләнәләр. Бу авыл кешеләре өчен әлеге кәсеп керем чыганагы гына түгел, ә тормыш рәвешенә әверелгән. Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипова сүзләренә караганда, соңгы 30 елда киез итек басу технологиясе бөтенләй үзгәрмәгән диярлек.
«Күргәнебезчә, бу процесс әйтергә генә җиңел кебек, ә эшләгәндә нык түземлек һәм физик көч таләп итә. Бер пар киез итек әзерләү өчен тулы бер көн сарыф итәргә туры килә. Фабрика итекләреннән аермалы буларак, үзешчән басылган киез итекләр күпкә йомшаграк һәм озакка чыдыйлар, чөнки аларны чын оста куллар эшли, ә иң мөһиме - күңел җылысын салып эшлиләр», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең 1 нче разрядлы өлкән белгече Елена Толочко.
«Гомумән, Туембаш авылы бик матур, авылдагы барлык өй кыекларын уеп ясалган сырлы бизәкләр матурлап тора. Авыл кешеләре – бик кунакчыл, шат күңеллеләр һәм хезмәт сөючәннәр. Бу сәфәр безнең күңелләрдә матур хәтирәләр калдырды», – дип өстәде ул.