16 февральдә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Яшь фермер» VI интеллектуаль уенының төбәк этабы узды, анда Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары катнашты. Исегезгә төшерәбез, Быел «Яшь фермер» интеллектуаль уены Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия эшкуары» ФДБУ ярдәмендә Россия Авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Уенның максаты – укучыларда мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү күнекмәләрен булдыру һәм командада эшләргә өйрәтү, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында аларга бизнес-планнар эшләүдә ярдәм итү.
«Яшь фермер» VI интеллектуаль уенының төбәк этабыОрганизаторами регионального этабын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештырды.
Уенда катнашуга 17 заявка кергән иде, шул исәптән 8 проект - һөнәри белем бирү учреждениеләреннән, 6 проект – Казан дәүләт аграр университетыннан һәм 3 проект – Н.Э. Бауман ис. Казандәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән.
Катнашучылар үз бизнес-идеяләрен тәкъдим иттеләр, кейс чиштеләр – тәкъдим ителгән бәхәсле вәзгыятьләр буенча законнар нигезендә карарлар кабул иттеләр, эксперт жюриы сорауларына җаваплар бирделәр.
Жюри составында Татарстан Республикасы Мгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО башкарма директоры Ильмира Хәйбуллова, Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәләләре буенча рәис киңәшчесе Альбина Гүзәлова, Питрәч районыннан КФХ башлыклары Дамир Байгильдин, Биектау районыннан Габделәхмәт Котдусов, Буа районыннан Эльвира Шәвәлеева, КДАУ һәм Н. Э. Бауман ис. КДВМА мөгаллимнәре бар иде.
Һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында 1 нче урынны Илья Рыбаков, Абдрахман Садыйков һәм Илсаф Мөдәрисов алдылар (Буа ветеринария техникумы) , проект - «Бытбылдык продукциясен җитештерүне оештыру”, 2 нче урында – Екатерина Христофорова, Чулпан Рәхимуллина һәм Гөлшат Баһабиева (Саба аграр көллияте), проект - «Күркәләр үстерү»), 3 нче урында - Роза Заһидуллина, Евгения Жарова һәм Лиана Бурангаева (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы), проект - «Клумба» чәчәк йорты.
Югары уку йортлары арасында 1 нче урынны Айзат Хәлиуллин, Рөстәм Конов һәм Динар Яруллин алдылар (КДАУ, проект – Кукмара муниципаль районының “Сыйфат” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында сөт эшкәртү һәм сөт продукциясе сату буенча инвестицион проектның бизнес-планы”), 2 нче урында – Рәнис Җәләлов һәм Рөстәм Гайсин (КДАУ, проект - «Терлекчелек продукциясен сату (сөт һәм сыер ите җитештерү) буенча эшкуарлыкны үстерү”), 3 нче урында – Дарья Грачева, Татьяна Шалагина, Әлфия Йосыпова һәм Светлана Парамона (Н. Э. Бауман ис. КДВМА, проект - «Радуга» крестьян-фермер хуҗалыгы).
Барлык катнашучыларга конкурста катнашуны таныклый торган дипломнар тапшырылды, ә җиңүчеләргә Казан дәүләт аграр университетыннан истәлекле бүләкләр бирелде.