ТИПКА базасында умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

2018 елның 26 февраленнән 7 мартына кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак. Укуларны уздыруда “Умартачылык идарәсе” ДБУ, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының “Республика ветеринария лабораториясе” ДБУ, “Умартачылык сәнәгате” СЙ” ҖЧҖ белгечләре катнаша.

Уку барышында умрталыкларны оештыру, умарта күчләре бирлогиясе мәсьәләләре, бал кортлары авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау ысуллары өйрәнеләчәк. Шулай ук умартачылыкта кулланыла торган заманча технологияләр һәм җайланмалар күрсәтеләчәк.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә 8 (843) 277-81-67 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International