Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясаубуенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактикалау чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чараның практик өлеше барышында чарада “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖенең Кәүҗияк терлекчелек комплексында булдылар, анда савым сыерларын һәм эре мөгезле яшь терлекләрне тоту һәм тукландыру шартлары белән таныштылар, ясалма орлыкландыру пунктында һәм азык цехында булдылар.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Ул үз чыгышында районда гыйнвар аенда терлекчелек эшенең ничек барганы турында сөйләде. Районда 1930,2 тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 117%), 163,3 тонна ит җитештерлгән.
Аннары нотыклар белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактикалау чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖнең баш икътисадчысы Айдар Хәертдинов һәм башкалар чыгышлар ясадылар.