Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Түбән Кәминкә авылыннан КФХ башлыгы Илдар Исмаилов моннан өч ел элек сарык үрчетү белән шөгыльләнә башлый. «Куйбышев токымыннан булган бәрәннәрне Самарадан кайтардык, моны грант программасы буенча алынган акчаларга эшләдек, – дип сөйләде фермер. – Гаилә белән бергәләп эшлибез, минем белән тагын энем Руслан һәм әти-әниләр дә эшли».
Узган чорда фермер терлекләр санын өч мәртәбә арттырган – бүген хуҗалыкта 280 баш сарык бар. «Терлек азыгын үзебез әзерлибез, – ди Илдар Исмаилов. – Җәен буш вакыт бер дә юк диярлек, тагын умарталар да бар әле. Умартачылык белән шөгыльләнү яхшы табыш китерә, хәзер алдагы сезонга әзерлек эшләре бара».
«Ит сату белән проблема юк, тиз сатылып бетә. Йонны әзерләү конторасына бирәбез, – дип өстәде эшкуар. – Киләчәктә эре мөгезле терлекләр һәм сыерлар үрчетү белән шөгыльләнергә исәп бар».