Казанда Идел буе агросәнәгать форумы үз эшен тәмамлады

2018 елның 16 феврале, җомга

Бүген Казанда Идел буе агросәнәгать форумы үз эшен тәмамлады. Искәртеп үтәбез, форум ел саен «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Быелгы форумда Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән 200дән артык предприятие катнашты. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләре булды. Компанияләр вәкилләре стендларында Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары урнаштырылган иде.

Форумны ябу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Лев Семенов кастнашты.

«Форумга 12 меңгә якын кеше килгән. Ул эшлекле программа нигезендә эшләде, көннәр нәтиҗәле узды, без игенчелекне,терлекчелекне үстерү, авылны техник модернизацияләү мәсьәләләре буенча актив фикер алыштык», – диде Николай Титов.

Министрның беренче урынбасары катнашучыларга һәм килеп китүчеләргә форумга эшлекле мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин ышанам, безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләребез биредә үз эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп нәрсә үзләштергәннәрдер һәм яңа файдалы элемтәләр урнаштырганнардыр», – дип билгеләп үтте ул.

Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Күргәзмәнең иң яхшы продукты” дигән традицион конкурс узды. Николай Титов җиңүчеләрне котлады һәм аларга дипломнар тапшырды.

«Заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм аңа комплект әйберләре» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән «Агроснаб Поволжье» ҖЧҖ (Ульяновск ш.) телескопик төягеч Faresin 7.35 өчен бүләкләнде.

«Агросәнәгать комплексы өчен заманча технологияләр һәм җайланмалар» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән «Ювмилк» ҖЧҖ (Воронеж ш.) җиңле фильтр UVMILK өчен бүләкләнде, II дәрәҗә диплом белән – шәхси эшкуар Рәмзит Садриев (Чаллы ш.) бүлү валы өчен, I дәрәҗә диплом белән – «ТД «Турбодефлектор» ҖЧҖ (Чебоксар ш.) турбодефлектор ТД-200 өчен. Гран-при дипломын бу номинациядә «Сервис-Агро» ҖЧҖ (Балтач ш.т.п., Татарстан ) алды - органоминераль ашлама BATR өчен.

«Үсемлекчелектә иң яхшы чара» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән «СОЮЗХИМ» ҖЧҖ (Мәскәү ш.) «Адъютант Л» эремәсе өчен бүләкләнде, II дәрәҗә диплом белән – «БИО Гранула» ҖЧҖ (Мәскәү ш.) «БИО гранула» органик ашламасы өчен, I дәрәҗә дипломнар белән – «Август» фирмасы” АҖ (Черноголовка ш., Мәскәү өлкәсе) «Виал Трио» инновацион препараты өчен һәм «ТД Изагри» ҖЧҖ «ИЗАГРИ ВИТА» сыек минераль ашламасы өчен. Бу номинациядә гран-при дипломын «НВП «Башинком» ҖЧҖ (Уфа ш.) «Биолипостим» инновацион биоприлипатель өчен.

«Азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү өчен заманча җайланмалар» номинациясендә гран-при дипломы «Ювмилк» ҖЧҖенә за UVMILKULTRA сөт фильтры өчен бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International