Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында берничә чара узды. Өченче көн программасы башка көнннәрдә кебек үк бик тыгыз иде, Бүген «Җиләк-җимеш культураларын үстерүдә инновацион технологияләр. Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыруга макро- һәм микроэлементларның йогынтысы” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе, «СОЮЗХИМ»ҖЧҖ, «Щелково-Агрохим» ҖЧҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Бөртекле һәм техник культуралар уышына макро- һәм микроэлементларны роле турындагы нотык белән Н.П. Огарев ис. Мордовия дәүләт университетының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештеү һәм эшкәртү технологияләре кафедрасы доценты Алексей Зубарев чыгыш ясады. «Үсемлекләр өчен төп туклану элементалары азот, фосфор һәм калий була, – диде ул. – Һәр үсемлек төрендә макроэлементларның җитешмәве аерым чагыла, әмма охшаш билгеләр дә бар. Мәсәлән, төп элементлар җитешмәгәндә, астагы катламнарның иске яфраклары зыян күрә, кальций, күкерт һәм тимер җитешмәгәндә, – яшь органнар һәм яшь яфраклар зыян килә».
Чара барышында шулай Луганск милли аграр университеты мөгаллиме Владимир Понаетов чыгыш ясады, ул җиләк-җимеш культураларын минераль тукландыру турында сөйләде, «ЮГ-ПОЛИВ» ҖЧҖнең коммерция директоры Владимир Крючков җиләк-җимеш бакчаларын тамчылы суландыру системасы белән таныштырды.
Тагын бер түгәрәк өстәлдә “Эшкуарлык фабрикасы” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Катнашучыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче Николай Титов сәламләде. Ул 2017 елда җыелган уңыш күләмнәре белән таныштырды. Барлык категориядәге авыл хуҗалыгы оешмаларында җыелган тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 256 млрд. сумлык булды, диде ул. «Крестьян-фермер хуҗалыклары продукциясенең чагыштырма күләме ел саен арта, 2017 елда үсеш 10% диярлек булды. Шул ук вакытта продукцияне сату буенча проблемалар бар, – диде Николай Титов. – “Эшкуарлык фабрикасы” кысаларында шактый күп эшкуарлар чыкты, алар хәзер уңышлы үз эшчәнлекләрен алып баралалар».
“Эшкуарлык фабрикасы”ның башкарма директоры Илнур Зиннуров әлеге проект турында сөйләде. Проект эш башлаучы эшкуарлар өчен уку программасыннан гыйбарәт, диде ул. «Бу танылган бизнесменнардан белем һәм практик күнекмәләр алу өчен уникаль мөмкинлек, – дип ассызыклады ул. – Белем бирү курсына мастер-класслар, продукцияне урнаштыру буенча тренинглар керә».
Моннан тыш, “Татарстан Республикасы АПКсында инвестиция җәлеп итүне арттыру” темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов чыгыш ясады.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итү, эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы һәм Венгрия, Нидерландия белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.