Идел буе агросәнәгать форумының икенче көненең эш программасы тыгыз булды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» ААҖ территориясендә Агросәнәгать форумы кысаларында берничә чара узды. Аларның берсе – «Югары продуктивлы савым сыерларын югары протеинлы азык белән туландыру» темасына түгәрәк өстәл. Нотыклар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Элита» ДНП” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, «Росагролизинг» АҖенең нәсел продукциясенә һәм терлекчелек җайланмаларына лизинг идарәсе башлыгы Татьяна Ивашкина, «Плинор» РЦ» ҖЧҖ директоры урынбасары Ольга Васильева һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөт җитештерү нәтиҗәллелеген арттыру мәсьәләләренә тукталды. Узган ел авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 1270 мең тонна сөт (2016 елга карата 105%) сөт савылган һәм 378 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Бер сыердан елга уртача 5447 кг сөт савылган.

«Безнең алда 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерүне 6000 кг-га җиткерү бурычы куелган, – дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов. – моның өчен яңа һәм модернизацияләнгән сөтчелек комплексларын гамәлгәш кертүне дәвам итәргә һәм савым сыерларының рационында үзебезнең туклыклы һәм югары протеинлы азык булырга тиеш».

Татьяна Ивашкина түгәрәк өстәлдә катнашучыларны лизингка җайланмалар һәм нәселле терлек алу шартлары белән таныштырды. Чыгыштан күренгәнчә, 2002 елдан 2017 елга кадәр «Росагролизинг» АҖ ярдәмендә 166,8 мең баш – нәселле терлек һәм 1015 мең терлек урыны өчен җайланмалар сатып алынган. Гамәлгә ашырыла торган эре ппроектлар арасында – «Агроферма» ҖЧҖендә 5520 баш эре мөгезле терлек өчен терлекчелек комплексын төзү (Калуга өлкәсе), «Русь» агросәнәгать комплексы” ҖЧҖенә 4 мең баш эре мөгезле терлек комплексы өчен кирәкле җайланмалар һәм терлек сатып алу (Рязань өлкәсе).

Фәннур Зарипов катнашучыларга «Элита» ДНП АҖ эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. «Без Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белән дә, шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез, – дип сөйләде Фәннур Зарипов. – Безнең предприятие төбәк мәгълүмат-селекция үзәге булып тора, . Аның үзендә үк иммунногенетик экспертиза лабораториясе һәм лаборатория сөт сыйфатына селекция контроле лабораториясе бар».

Бүгенге көндә «Элита» ДНП АҖ голштин токымыннан булган, кара-ала-кола, Татарстан тибындагы холмогор токымыннан үгезләр үрчетә

Үсемлекчелек тармагы буенча да бүген өч очрашу узды. Аларның икесендә яшелчәләр үстерү үзенчәлекләре, ак люпин һәм башка азык культуралары үстерү мәсьәләләре каралды.

«Туфракның уңдырышлы катламына идарә итү – Татарстан Республикасының уңышлы игенчелек нигезе буларак эш итү» темасына түгәрәк өстәлдә б агрохимик хезмәтләр эшенә йомгаклар, минераль ашламалар куллану һәм җирләрне биологияләштерү мәсьәләләре каралды. Киңәшмә эшендә «Татарский» үзәк агрохимия станциясе» ФДБУ директоры Әнәс Локманов, Милли агрохимия берлеге президенты Михаил Овчаренко, Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы мөдире Радик Сафин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International