Бүген Казан базарларында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Чехов базарындагы ярминкәнең барышы белән ТР Премьер –министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты. Ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, тәкъдим ителгән товар ассортименты һәм бәяләр белән кызыксынды, килгән халык, сатучылар белән аралашты.
«ТР да авыл хуҗалыгы ярминкәләре, алдан планлаштырганча, 3 нче декабрьдә тәмамланмый - Яңа елга кадәр дәвам итәчәк», - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
«Яз җиткәч, авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын башланачак, аз керемле гражданнар өчен кирәкле ассортимент сакланачак», - дип ышандырды министр.
Гомумән алганда, Казан базарларына барлыгы, 511 машинага төяп, 37 миллион сумлык продукция китерелде.
Республика башкаласына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 150 тоннадан артык бәрәңге, 109,4 тонна яшелчә, 85 тоннадан артык ит, 11 тоннадан артык карабодай, 847,5 мең данә тавык йомыркасы алып килде. Моннан тыш сөт, кондитер ризыклары, ярмалар һ.б. бар иде.
Халыкта сыер итенә, йомырка, сөт, сыр, кәбестәгә сорау зур булган.