Татарстанда 250дән артык авыл хуҗалыгы машинасын газ-мотор ягулыгына күчерделәр

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанның агросәнәгать комплексы актив рәвештә тыгызландырылган табигый газга күчә. Бу авыл хуҗалыгында ягулык чыгымнарын ике-өч мәртәбә киметәчәк. Бүгенге көндә 250дән артык шундый техника эшли инде.

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

Республика җирләренең мәйданы 68 млн. га тәшкил итә. Шуннан 5 млн. га авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. Техникага сыйфатлы хезмәт күрсәткәндә бу җирләрне эшкәртеп була. Шул максаттан узган ел Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасы берничә программа буенча яңартылды, дип билгеләп үтте Тәлгать Таһирҗанов.

«Барысы 409 трактор, 151 ашлык җыю һәм 41азык җыю комбайны, шулай ук башка җайланмалар сатып алынды, алар өчен 6 млрд. сумга якын акча тотылды. Авыл хуҗалыгы оешмаларының техника көче белән тәэмин ителеше 100 гектар җиргә 159 ат көченә тиң», – дип аңлатты нотыкчы.

Аграрийлар республикада иң күп ягулык кулланучылар буларак санала. Ел саен алар 160 мең тонна дизель ягулыгы һәм 17 мең тонна бензин тоталар.

«Авыл хуҗалыгы техникасын газ-мотор ягулыгына күчерү энергия ресурсларын саклап калырга һәм продукциянең үзкыйммәтен киметергә ярдәм итә. Исәпләүләр буенча, ягулыкны газга күчергәндә, чыгымнар ике-өч мәртәбә кимрәк тотыла», – дип ассызыклады Тәлгать Таһирҗанов.

Хәзер республикада махсуслаштырылган 19 газ заправкасы бар. Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә 252 бер. техника шундый тыгызландырылган табигый газда эшли, диде спикер. Бу машиналарның бер өлеше яңа алынган машиналар, ә бер өлеше шуңа җайлаштырылды.

Газ-мотор техникасы Азнакай, Бөгелмә, Зеленодольск, Лениногорск, Тукай һәм башка районнарда кулланыла. Авыл хуҗалыгы техникасын табигый газга күчерү аларның җитештерүчәнлеген арттырачак һәм ягулык чыгымнарын киметәчәк, дип, нәтиҗә ясады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International