Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарның һәм башка техниканың торышына күзәтчелек идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИнең техника күзәтчелек күзҗтчелеге һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов, су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы – Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсендә кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасының дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең район бүлекләре башлыклары катнашты.
Ведомствоның 2017 елгы эшенә йомгаклар турындагы төп нотык белән Татарстан Республикасының дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов чыгыш ясады. «Узган ел Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ белән берлектә районнар бүлекләре арасында үзара тикшерү рәвешендә “Трактор”, “Частник”, “Прицеп” операцияләре үткәрелде. Бу гамәлләр машиналардан массакүләм файдалану чорында уздырылды», – длип сөйләде Радик Зыятдинов.
2017 елда Татарстан Республикасының дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан барысы 1600 кагыйдәләр бозу очраклары билгеләнде, шулардан 800 очрак - Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ хезмәткәрләре һәм Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсендә кече суднолар буенча инспекторлар катнашында ачыкланды.
«Ведомствоның төп бурычларыннан берсе – агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлешенә күзәтчелек итү, – диде нотыкчы. – 15 мең үсемлекчелек техникасы, меңнән артык ферма һәм машина-трактор паркларындагы җайланмалар тикшерелде».
Радик Зыятдинов, бүгенге көндә 83,9 мең берәмлектән артык үзйөрешле машина һәм тагылмалар теркәлгән һәм исәптә тора, диде, шулардан 23%ы – АПКда, 33% – сәнәгатьтә, 44% – аерым затларда.
Радик Зыятдинов шулай укмашина хуҗаларының сатып алынган яисә ремонтланган техника сыйфатына дәгъваларны карау мәсьәләләренә елга бурычлар буларак тукталды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомствоның 2017 елдагы эшен уңай бәяләде. «ТР идарәсе – күзәтчелек структурасы. Сезнең эшчәнлек нәтиҗәсе авыл хуҗалыгы җитештерүе күрсәткечләренә турыдан-туры бәйле», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Министр киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын техникадан һәм җайланмалардан имин файдалануны тәэмин итүгә юнәлтте. «Кеше гомер бәһасез. Сез моңа үз өлешегезне кертеп, җаваплылык тоярга тиеш», – диде ул.
«Икенче мәсьәлә – техниканың төзеклеге. Һәр техника югары җитештерүчәнлек белән эшләргә тиеш, бу безнең өчен бик мөһими, – дип өстәде Марат Әхмәтов. – Без ирешкән уңыш – 5 миллион тонна ашлык, 3 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере уңышы – көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә була ала. Әгәр чылбыр өзелсә, нәтиҗә андый ук дәрәҗәдә булмый, әлбәттә».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ведомство хезмәткәрләренә узган елда уңышлы эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга сәламәтлек, киләчәктә дә уңышлы, нәтиҗәле эшләүләрен теләде.
Утырыш барышында шулай ук Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИнең техника күзәтчелек күзҗтчелеге һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов, су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы – Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсендә кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин чыгышлар ясадылар.
Киңәшмә азагында ведомствоның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Беренче дәрәҗә диплом белән Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Сергей Дудин бүләкләнде, икенче дәрәҗә белән – Cаба районы буенча бүлек башлыгы Рөстәм Харисов, өченче дәрәҗә белән Актаныш муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Илдус Хакимов бүләкләнде.