Бүген «Казан ярминкәсе» ААҖендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең “Агросәнәгать комплексының 2017 елгы эшенә йомгаклар һәм 2018 елга бурычлар” темасына киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары. АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Агросәнәгать комплексының 2017 елгы эшенә йомгаклар турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Ул, барлык категориядәге хуҗалыклар буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2017 елда 256 млрд. сум тәшкил итте, диде, бәяләрдәге үсеш – 5,2%. 2000 елдан башлап авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 2 мәртәбә арткан, гомумроссия җитештерүе чагыштырмасында 3тән 4,5%.ка кадәр арткан.
Узган ел 5,2 млн. тоннаа бөртекле ашлык җыелган (кукурузны да кертеп), 3,1 млн. тоннаа – шикәр чөгендере, 405 мең тоннаа – яшелчә. 1,8 млн. тоннаа сөт җитештерелгән (Россия субъектлары арасында 1 нче урында), терлек һәм кош ите – 510 мең тоннаадан артык.
Министр, 2017 елда 17,8 мең баш терлек өчен 11 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылды, диде. Шул исәптән Мамадыш районында «Продпрограмма» АПК” ҖЧҖендә 2400 башка комплекс, Әлки районында “Хузангай” ҖЧҖендә - 2400 башка, Әлмәт районында Токарликов ис. ААҖ ендә – 1070 башка, Чирмешән районында “Илхан” ҖЧҖендә – 1000 башка һәм башкалар.
«Гамәлдәге сөтчелек фермаларын модернизацияләү өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең турыдан-туры чыгымнарын 30% компенсацияләү каралган федераль программада активрак катнашырга кирәк. Ул 2021 елга кадәр гамәлдә булачак», – диде Марат Әхмәтов.
«Имт терлекчелеге буенча да проектлар гамәлгә ашырылды. 8,8 мең баш терлек өчен 20 симертү мәйданчыгы төзелде», – дип өстәде министр.
Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме югары булган районнар: Тукай, Зеленодольск, Арча, Балтач, Кукмара, Зәй, Саба һәм Нурлат муниципаль районнары. 2017 елда районнар рейтингы буенча лидерлар бишлегендә – Әтнә, Балтач, Актаныш, Кукмара һәм Саба муниципаль районнары.
Бер гектардан иң күп акчалата табыш алган район - Тукай муниципаль районы - – 247 мең сумлык табыш кергән. Зеленодольск муниципаль районында бу күрсәткеч - 150 мең сум, Лаеш районында – 58 мең сум, Түбән Кама районында – 53 мең сум.
«Игенчелек тармагы буенча бу елга бурыч - ирешелгән җитештерү күләмнәрен саклап калып, керемнеарттыру, – дипассызыклады Марат Әхмәтов. – Гектардан 1 тоннаа рапс һәм көнбагыш җыю – нәтиҗшәле эш түгел, кимендә 1,5 тоннаыабулырга тиеш».
Татарстанда язгы кыр эшләренә 20,1 млрд. сум акча кирәк булачак, шул исәптән минераль ашламаларга – 7,5 млрд. сум (65 кг д.в./га исәбеннән), ягулык-майлау материалларына – 3,6 млрд. сум, үсемллекләрне химик яклау чараларына – 2,3 млрд. сум, запас частьләргә – 1,6 млрд. сум, хезмәтхакытүләүгә – 1,6 млрд. сум, орлыкларга – 1,3 млрд. сум.
«Җәлеп ителгән яки эшләп табылган һәр тиенне уйлап сарыф итәргә кирәк булачак. Гомумән, 2018 ел эшне мөмкин кадәр нәтиҗәле корырга өйрәтәчәк», – дип, нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.
Аннары Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясады. Ул районның социаль-икътисадый торышы һәм АПК үсеше турында сөйләде.
Утырыш барышында шулай ук Биектау муниципаль районыннан «Әсән» ҖЧҖ директоры Зөлфия Габдрахманова һәм Балык Бистәсе районыннан «Олы Елга” СПСС(Т)ПК рәисе Минзөфәр Исмәгыйлев чыгыш ясадылар.
Зөлфия Габдрахманова катнашучыларны терлекчелек буенча эшнең ничек оештырыылуы турында сөйләде. Хуҗалыкта 700 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән савым сыерлары – 405 баш сыер. Бер сыердан уртача көнлек савым – 26,2 кг, һәркөнне 10 тоннаадан артык сөт савыла.
Минзөфәр Исмәгыйлев үз хуҗаллыгының һәм авыл хуҗалыгы кооперативының төзелү тарихы турында сөйләде. Ул 2016 елда “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программасы буенча грант откан. «Шуңа үз акчаларыбызны да өстәп, тиешле җайланмалар сатып алдык. Хәзер май, каймак һәм башка продуктлар җитештерәбез», – диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, бүгенге көнгә төп бурыч - чәчү кампаниясен уңышлы уздыру, моның өчен язгы чәчү эшләрен вакытында финансларга кирәк, диде. “Банкларның барысы белән дә белән бүгенг булган мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына банклар белән берлектә уку семинарлары һәм консультация үзәкләре оештырырга кирәк, районнарда сораулар туганда, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белергә тиеш”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстан терлекчелек үсешенә аерым игътибар бирә. 2020 елга сөт җитештерүне – 2 млн. тоннага, итне 600 мең тоннага җиткерү бурычы куела. Бу күрсәткечләргә ирешер өчен заманча терлекчелек комплекслары төзергә һәм югары продуктивлы терлекләр санын арттырырга кирәк.
Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Президенты узган елда эре мөгезле терлекләр санын киметкән районнар турында да әйтеп китте, болар: Мөслим, Арча, Түбән Кама һәм башка районнар. Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай һәм Арча районнарында савым күләме кимегән. «Бу мәсьәләләрне тикшереп тормасагыз, авыл хуҗалыгы оешмалары белән тыгыз эшләмәсәгез, нәтиҗә булмаячак”, - дип, шелтә белдерде артта калучы районнарга Президент Рөстәм Миңнеханов.
Чыгышында ул тагын берничә күрсәткечкә басым ясады. Республикада 10 ел элек 100 хуҗалыкка 54 сыер туры килгән, ә бүген әлеге күрсәткеч 2,5 мәртәбә кимрәк - бары 21. “Кече хуҗалыклар буенча шактый эш алып барыла, зона киңәшмәләр уздырыла, ярдәм итү чараларын табабыз. Иң әһәмиятлесе - урыннарда эшләү, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. - Алабуга районында 100 хуҗалыкка 5 сыер туры килә. Халык белән эшләргә нәрсә комачаулый сезгә? Ахыр чиктә, бу бит аларның кереме, балаларны тәрбияләү, аларны хезмәткә өйрәтү бу”.
Сөт сатып алу бәяләренең төшеүенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларына зур күләмдә коры сөт кертелү мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты, бәяләр төшүнең төп сәбәбе дә шунда булуын әйтеп китте ул. Бу бит халык сәламәтлеген саклауга да, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен кызыксындыруга да кагыла. Татарстан Республикасы Президенты бу мәсьәләне дәүләт җитәкчелегенә җиткерергә сүз бирде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның эшкәртү предприятиеләре мөмкинлекләре турында сөйләде. Кибетләрдә Татарстан сөтенең өлеше 60 % чамасы, ә югары маржиналь сегменттагылар (йогуртлар, татлы ризык) - бары 10 %. Заводлар ярты көчкә генә эшли: «Мин конкурентлыкка каршы түгел. Продукция яхшы булса, ул безнең кибетләрдә булырга тиеш. Әмма безнең заводлар тулы көчкә эшләргә тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов шулай ук ветеринария иминлегенә дә игътибар итте. Узган ел Лаеш районының кошчылык комплексында кош гриппы булды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә терлек авырулары буенча вәзгыятьне тикшереп торырга кушты.
Татарстан Республикасы Президенты чыгышының азагында яшь белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү, кулланучылар кооперациясен үстерү һәм республика шәһәрләрендә ярминкәләр оештыруны дәвам итү мәсьәләләренә игътибар бирде.
Утырыш ахырында авыл хуҗалыгы тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләделәр.