Татарстанда узган ел кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 2 млрд. сумнан артык акча бүленгән иде. Әлеге сумма быел да сакланып калды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Узган ел фермерларга грантларга 525 млн. сум бирелде, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (җиде юнәлеш буенча) субсидияләргә – 478 млн. сум, кредитлар өчен – 208 млн. сум, үсемлекчелеккә субсидияләргә – 200 млн. сум, терлекчелеккә – 180 млн. сум, техникага 141,5 млн. сум бирелде, дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул 2010 елдан башлап хуҗалыкларга савым сыерлары тотуга чыгымнарның бер өлешен каплауга акчалар бирелүе турында да искә төшерде. Бу юнәлешкә барысы 2,7 млрд. сум акча бирелгән, шул исәптән узган ел – 359 млн. сум.
Марат Әхмәтов, быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу рәвешле ярдәм өчен февральдә үк 360 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте, дип хәбәр итте. «Бу сөткә сатып алу бәяләренең кискен төшүе белән бәйле. Хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Гадәттә акчалар августта гына бирелә иде», – дип аңлатты ул.
Шулай итеп, бер баш сыерга 2 мең сум күләмендә субсидия бирелә, ике сыерга – 3әр мең сум, өч һәм аннан күбрәк сыер өчен – 4әр мең сум. Шулай ук авылда кәҗәләр тотучыларга да субсидияләр карала: бер яшьтән зуррак булган яисә аңа кәҗә тотучыга бер кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән биреләчәк.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда ярдәм итү өчен Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары төзеләчәк, дип өстәде Марат Әхмәтов. «Фермер агросәнәгать паркларын район үзәкләрендә ачуны планлаштырабыз. Беренчесе Зәй районында ачылачак», – диде ул.
Төзелгән кече агросәнәгать парклары авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына идарә итүгә тапшырылачак. Һәр шундый паркны финанслауга Татарстан Республикасы бюджетыннан смета буенча 90 млн. сум акча карала. Коммуникацияләр үткәрүне һәм җир бүлеп бирүне муниципаль районнар үз өсләренә алалар.