Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районыннан Олег Васильев урман җиләкләре һәм чикләвекләр белән бал-суфле әзерли

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Енабердино авылыннан Олег Васильев – «Эшкуарлык фабрикасы» проектының тугызынчы сезонындагы финалистларның берсе. Яшь эшкуар урман җиләкләре һәм чикләвекләр белән бал-суфле әзерләп чыгару белән шөгыльләнә.

«Миңа 26 яшь, урмартачылык эше балачактан таныш. Минем әбием, әти-әнием гомер буенча умарта тоттылар. Бүгенге көндә умартачылыкта 100 башка якын умарта оясы бар. Бал-суфле әзерләү теләге миндә «Эшкуарлык фабрикасы» проектына кадәр үк бар иде инде. Бу проект минем өчен бик файдалы булып чыкты, төрле мастер-класслар, семинарлар уздырылды. Шул курсларга йөрү нәтиҗәсендә мин үземә алга таба максат куеп, аңа ирешү юлларын таба алдым, – дип сөйләде Олег Васильев. – Бал-суфле – шул ук бал ук, әмма аерым технологияләрне үтәгәндә, аның консистенциясе кремсыман булып кала һәм шул хәләттә озак саклана. Мүк җиләге (клюква), кара карлыган, сырганак (облепиха), күрәгә, караҗиләк (черника), чыршын (перга), эрбет (кедр) чикләвеге һәм кузы (грецкий) чикләвеге белән бал-суфле әзерлим. Иң мөһиме – барысы да бары тик натураль продуктлардан эшләнә».

Бал-кремнан тыш, умартачы чыршын, серкә, умарта корты җилеме (прополис), балавыз, забрус, ана сөте (маточное молочко) һәм башка төрле умарта продуктлары сата. «Мин бик зур булмаган кибетләр белән шартнамәләр төзим, ярминкәләрдә катнашам, сайт, социаль челтәрләр алып барам. Кирәк кешегә, продукцияне китереп бирергә дә заказ алам, – диде Олег Васильев. – Алга таба җитештерүне киңәйтергә уйлыйм, моның өчен умарта күчләрен дә арттырырга кирәк, аннары зуррак сәүдә челтәрләренә чыгуны планлаштырам. Хәзер акчалар юнәтү буенча сөйләшүләр алып барам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International