2018 елның 14 - 16 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Әлеге чара ел саен авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләрен бергә җыя. Катнашучылар стендларында Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары һәм башкалар булачак.
Быел форумда Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләренең продукциясен һәм соңгы еллардагы казанышларын күрергә мөмкин булачак.
Форум эшлекле программага нигезләнә, аның кысаларында Татарстан Республикасының игенчелек, терлекчелек тармакларын үстерү, икътисад һәм агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештырылачак. Төп чараларның берсе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2018 елга бурычлар” темасына киңәйтелгән коллегиясен үткәрү булачак. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук агрохолдинглар җитәкчеләре катнаша.
Моннан тыш, форумга килүчеләрнең Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләренең агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышу гына түгел, ә аларның фермер хуҗалыклары ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.
Моннан тыш, Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» темасына конференция узачак. Конференциядә органик авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүгә һәм органик продукция базарын булдыруга бәйле мәсьәләләр каралачак.
Идел буе агросәнәгать форумы катнашучыларга тармак белгечләре – агрономнар, ветеринарлар, зоотехниклар, механизаторлар, авыл хуҗалыгы оешмалары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре, агробизнес вәкилләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 202-29-28 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Форумның түбәндәге рәсми сайтында электрон теркәлү узарга һәм бушлай билет алырга мөмкин: http://www.expoagro.ru/rus/visitors/zprig.