Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Южная» агрофирмасы” ҖЧҖендә техниканы язгы чәчүгә әзерлиләр. «Эшнең шактыен көздән башкарып калдырган идек, – дип сөйләде хуҗалыкның баш инженеры Ленар Галиев. – Культиваторлар, сабаннар һәм печән тәгәрәткечләр әзер инде. Бүгенге көндә көнбагыш чәчкечләрен ремонтлыйбыз. Запас частьләргә кытлык юк, чәчүгә яхшы кәеф белән керешербез дип уйлыйм. Моның өчен бөтен шартлар бар».
«Южная» агрофирмасы” ҖЧҖендә алыштыргысыз белгечләрнең берсе – токарь Юрий Кайгородов. Ул, хуҗалыкта өченче ел гына эшләвенә карамастан, эшкә осталыгы аркасында хезмәттәшлеренең ихтирамын яулап өлгергән.
«Хезмәт эшчәнлеген мин Чаллыда КамАЗ заводында токарь станоклары ремонтлаудан башлаган идем, 1999 елда Нурлат районына күченеп килдем һәм үзем токарь булып эшли башладым. Башта җирле хуҗалыкта эшләдем, аннары – шәһәрдә. Хәзер менә “Южная” агрофирмасында эшлим. Миңа 67 яшь, әмма һөнәрем дә, тәҗрибәм дә һәрчак урын таба, мин рәхәтләнеп эшлим», – дип сөйләде Юрий Кайгородов.