Марат Әхмәтов: «Һәр авыл буенча көндәлек оештыру эшләре алып барырга кирәк»

2011 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Алексеевск муниципаль районында булды. Биредә авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Парламент җитәкчесен ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Иң элек Фәрит Мөхәммәтшин Муллино авылында Людмила Панкратованың гаилә фермасын карады. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 24 сыер, 100 баш сарык, 50 баш бозау бар. Агымдагы елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы 810 центнер сөт җитештергән, шуларның 270е сатылган, җитештерелгән 43 центнер итнең 15 центнеры сатылган.

14 бала тәрбияләүче Людмила Панкратова гаилә фермасын узе генә алып бара, ире фаҗигале төстә вафат булган. «Шәһәрдә яшәгәндә үк гаилә фермасы оештырырга ниятләгән идем. ТР җитәкчелегенең шәхси һәм фермер хуҗалыгын үстерүдә ярдәм итүе яхшы күренеш», - диде ул.

Эшлекле сәфәрдә катнашучылар Биләр авылында хәзерләү пункты белән танышканнан соң, чараның пленар өлеше башланды. Биредә ТР Хөкүмәтенең профильле структура җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, муниципалитет вәкилләре, якындагы муниципаль районның кулланучылар жәмгыяте рәисләре катнашты.

Алексеевск районында кече хуҗалыкларны үстерүдә ярдәм итү турында район башлыгы Владимир Козонков сөйләде. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп доклад белән чыгыш ясады.

Марат Әхмәтов быелгы агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләренә тукталды. Тулай ашлык күләме 5,1 млн. тонна тәшкил иткән, шикәр чөгендере – 2 млн. тонна, 1,5 млн. тонна бәрәңге, 300 мең тонна тирәсе яшелчә. Җитештерелгән сөт күләме узган елдагы кебек- 1 млн. 934 тонна.

Бүгенге көндә һәр дүртенче республикалы авылда яши. 318 мең шәхси хуҗалык, 12 меңнән артык КФХ бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек җитештерә

«Республика Президенты 2016 елда тулай эчке продукт күләмен икеләтә арттырып, 2 трлн. сумга җиткерү бурычын куйган иде. Безгә кече секторны да исәпкә алып, авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен ике тапкыр арттыру зарур. Шуңа күрә һәркем, бигрәк тә залда утыручылар, аны башкаруда катнашырга тиеш. Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларны, фермерлык хуҗалыкларын, башка авыл хуҗалыгы эшмәкәрлеген, терлекчелекне ныклы үстерүгә шартлар тудырылган», - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү формаларын искәртеп, авыл җирлекләре башлыкларын кече хуҗалыкларны үстерү эшен активлаштырырга чакырып: «Һәр авыл буенча көндәлек оештыру эшләре алып бару кирәк», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кабул итәчәк чаралар турында хәбәр итте. Министрлык шәхси хуҗалыклар өчен 1 литр сөткә 2 сум дотация бирү турындагы тәкъдим кертәчәк. Авылда калучы яшь белгечләргә дә ярдәм итәргә ниятлиләр.

Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәгә нәтиҗә ясап, кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелергә тиеш дип билгеләп үтте. Муниципалитетлардан башка бу эшне системалы рәвештә башкару мөмкин түгел. Ул җирле үзидарә башлыкларын көн саен халык проблемалары белән шөгыльләнергә, шәхси хуҗалыкларны һәм кооперативларны үстерүдә катнашырга чакырды.

«Авыл халкын саклап калу зур әһәмияткә ия. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклау – авыл тормышын юкка чыгармау. Бүген ерак авылларда гына татар, рус, чуаш, мари, күпмилләтле республиканың төрле милләт вәкилләре гореф-гадәтләре, теле, рухи кыйммәтләре саклана», - дип ассызыклады Татарстан парламенты башлыгы.

«Гомумән алганда, кече хуҗалыкларны үстерү буенча күп эш алып барыла, программалар гамәлгә куела. Шулай булгач без тиешле нәтиҗәләр таләп итә алабыз», - диде Дәүләт Советы Рәисе журналистларга биргән әңгәмәсендә. «Авылда яшәүчеләргә карата мөнәсәбәтләрне үзгәртеп, аларга файда китерү ягын карарга кирәк», - дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International