Марат Әхмәтов Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында булып кайтты

2018 елның 9 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында булып кайтты. Анда ул район советларының 2017 ел йомгакларына һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышларында катнашты.

Кайбыч районында чара башланганчы Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси эшкуарлар продукциясе күргәзмәсен карап чыкты.

Сессия эшендә Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш мониторингы комитеты рәисе Валерий Кандилов, «Ак Барс» холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

Төп нотык белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул районда республика программаларының эшләү нәтиҗәләре турында сөйләде. Алар ярдәмендә районда социаль өлкә объектлары торышының, торак төзелешенең яхшыруы турында әйтеп узды. «Бездә хәзер тузган мәктәпләр һәм балалар бакчалары юк, – дип ассызыклады район башлыгы. – Үз-үзеңә салым программасы да авылны үстерүгә яңа этәргеч бирде».

Альберт Рәхмәтуллин республика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә республика программалары кысаларында авыл халкына һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Ел йомгаклары ясау – мөһим вакыйга. Сездә уңай якка үсеш күзәтелә, бу, әлбәттә, район халкының көндәлек тырыш хезмәте белән тәэмин ителә. Резервлар да бар әле, 2018 елда да югары уңышларга ирешүегезне телим», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат Әхмәтов.

Утырыш азагында районның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

Кама Тамагы районында узган утырышта Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, «Красный Восток Агро» ААҖ директоры Азат Исхаков, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, Казан (Идел буе) федераль университетының белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов катнашты.

Сессия барышында район башлыгы Павел Лоханов, «Кече Мәрәтхуҗа” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Роберт Ганибаев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов һәм башкалар чыгышлар ясадылар.

Министр район халкының эш белән тәэмин ителеш мәсьәләләренә тукталды. «Сездә кешеләрне икътисадый эшчәнлеккә җәлеп итү мөмкинлеге бар. Шулай да, бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы буенча үрләр яулау кыенрак», – диде Марат Әхмәтов.

Утырыш азагында ул районга, аның халкына яңа проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International