Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылыгында яңа система кабул ителде

2018 елның 9 феврале, җомга

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылыгында яңа система кабул ителде. Мәс., 2018 елда бөртекле культуралар буенча патентка ия булучылар яисә сортлар чыгаручылар рөхсәте белән өченче буын (ПР 3) үрчетү питомникларында орлыклар чәчәргә мөмкин булачак (2018 елга кадәр – икенче буын питомниклары (ПР 3), кузаклы культуралар буенча – дүртенче буын питомникларында (ПР 4).

2019 елдан өченче репродукция орлыклары массакүләм репродукцияләр категориясенә кертеләчәк.

Татарстанда оригиналь һәм элиталы орлыкларны күпләп җитештерү белән «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе составына керүче орлыкчылык хуҗалыклары шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, орлыкчылык хуҗалыкларында 55 сорт – бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары, 6 сорт – рапс һәм 8 сорт күпьеллык үләннәр үрчетәләр һәм алар 15 фәнни-тикшеренү институты һәм тәҗрибә станцияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәләр. Узган елларда республикада яхшы технологик сыйфатлы һәм югары уңыш бирә торган сортлар чыгарылды. Сату өчен орлыкчылык хуҗалыклары тарафыннан ел саен 20 мең тоннадан артык сертификацияле орлыклар әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International