Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең бердәм федераль мәгълүмат системасын тулыландыру мәсьәләләре каралды

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең бердәм федераль мәгълүмат системасын тулыландыру мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бүлек башлыгы Александр Дружин катнашты.

Киңәшмә кысаларында Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең бердәм федераль мәгълүмат системасын (ЕФИС ЗСН) тулыландыру, кырларны паспортлаштыру, төбәкләрдә эшче төркемнәр һәм аналитик-мәгълүмат үзәкләре булдыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр реестрындагы белешмәләренең АПК идарәсенең төбәк органнары тарафыннан бирелгән мәгълүматы белән туры килмәү мәсьәләсе хакында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International