Татарстан фермерлары “Иң яхшы гаилә фермасы – 2017” конкурсында җиңүчеләр булдылар

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

6 февральдә ВДНХада (Мәскәү шәһәрендә) “Иң яхшы гаилә фермасы – 2017” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара Нәсел эше һәм терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологияләре буенча «АгроФарм-2018» халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны «ВДНХ» АҖ, «ДЛГ РУС» ҖЧҖ, Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм «DairyNews» МА оештырдылар. Аның максаты – терлекчелек юнәлешендә нәтиҗәле эшләүче крестьян-фермер хуҗалыкларын ачыклау һәм аларны бүләкләү. Конкурста Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 35 КФХ катнашты.

Җиңүчеләр 4 номинациядә билгеләнде. «Ит телекчелегендә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә 1 нче һәм 2 нче урыннарны Татарстан фермерлары – Биектау районыннан Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Лаеш районыннан Эдуард Гобәйдуллин алдылар, 3 нче урында – Мәскәү өлкәсеннән Нина Штанькова.

«Сөт телекчелегендә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә 1 нче урынга Тверь өлкәсеннән КФХ башлыгы Алексей Трофимов чыкты, 2 нче урында – Омск өлкәсеннән Сергей Ложкин, 3 нче урында – Приморье краеннан Роман Раченков.

«Кәҗәчелектә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә җиңүче булып Тула өлкәсеннән Семен Яблоновский танылды, «Сарыкчылыкта иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә Ставрополь краеннан Әбүйосыф Лайпанов җиңүче булды.

Татарстан фермерлары – Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Эдуард Гобәйдуллин – 2016 елда “Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант алганнар иде. Әнвәр Мөхәммәтшин ат үрчетү белән шөгыльләнә (бүгенге көндә хуҗалыкта 136 баш ат бар), ә Эдуард Гобәйдуллин – ит җитештерү белән, бүгенге көндә аның хуҗалыгында 100 эре мөгезле терлек исәпләнә.

Тулырак мәгълүматны монда алырга мөмкин: http://www.akkor.ru/statya/4655-podvedeny-itogi-konkursa-luchshaya-semeynaya-ferma-2017.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International