Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы механизаторлары техниканы яңа сезонга әзерлиләр

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы механизаторлары техниканы яңа сезонга әзерлиләр. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ришат Нуриев сүзләренә караганда, бүгенге көндә тракторларның техник әзерлеге 63% тәшкил итә, шул исәптән чит илнекеләр – 80%, сабаннар – 100%, чәчү комплекслары – 72%, чәчкечләр – 61%, культиваторлар – 72%, туфрак эшкәртү агрегатлары – 64%.

«Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны “Сорнай” ҖЧҖ, “Якты юл” ҖЧҖ механизаторлары төгәлләде, – дип сөйләде Ришат Нуриев. – Шулай бу эшләр “Труд” ҖЧҖендә, “Кызыл юл” АХҖКында, “Кама” АХҖКында, “Сосна” ҖЧҖендә һәм башка авыл хуҗалыгы оешмаларында да югары дәрәҗәдә оештырылган.

«18 гыйнвардан бездә механизаторларның квалификациясен күтәрү курслары эшли башлады. Уку барышында хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, – дип өстәде Ришат Нуриев. – Гомумән алганда, район буенча техниканы ремонтлау график буенча бара, эшләр 1 апрельгә тәмамланачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International