Авыл халкының эшлеклелеген арттыру программасы буенча Татарстанда меңгә якын гаилә фермасы эшләячәк

2011 елның 22 ноябре, сишәмбе

Иң элек эшлекле сәфәрдә катнашучылар Олы Бутырка авылындагы гаилә фермасында булды. Яшь гаилә – Алмаз белән Фәйрүзә Фәсхетдиновлар моннан ике ел элек ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт программасында катнашып ферма оештырган. Элек алар дуңгызчылык белән шөгыльләнгән булса, быелдан башлап мөгезле эре терлек үрчетә. 35 баш сыер бар, якын арада ты-3 елда кайтарырга ниятли.

Марат Әхмәтов чыгышында Татарстан агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Быел авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 160 млрд. сумны тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 5,1 млн. тонна ашлык, 2 млн. тонна шикәр, 300 мең тоннадан артык яшелчә җыйган.

Киңәшмәгә нәтиҗәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ясады. Ул республика җитәкчелегенең кече фермаларны үстерү эшен авыл җирлекләре аша дәвам итәргә ниятләвен ассызыклады. «Халык белән шөгыльләнергә, оештырырга, инициативаларын хупларга кирәк», - дип чакырды парламент җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International