Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында совет һәм Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе президиумы утырышы узды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында совет һәм Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куланучылар кооперативлары ассоциациясе президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Николай Титов, Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, КФХ башлыклары, республиканың авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре катнашты.

Утырышны Камияр Байтемиров ачты. Ул Россиянең крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куланучылар кооперативлары ассоциациясе XXIX Съездының эшлекле программасы турында мәгълүмат бирде. Ул 2018 елның 19-20 февралендә Мәскәүдә узачак. Аның сүзләренә караганда, съезд кысаларында тармакны, авыл территорияләрен үстерү, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, дәүләт акчаларын тоту мәсьәләләрен карау планлаштырыла.

Камияр Байтемиров шулай ук 2018 елда АПК оешмаларын ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру үзенчәлекләренә дә тукталды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов үз чыгышында ашлык сату, сөткә сатып алу бәяләре, алда торган чәчү кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре турында сөйләде. «Кызганычка каршы, әлегә кадәр ашлык бәяләре безне канәгатьләндерерлек итеп билгеләнмәгән, – дип ассызыклады министр. – Складлардагы һәм элеваторлардагы товар ашлыгы күләмен санарга кирәк. Без бу проблеманы хәл итү юлларын эзләячәкбез».

Марат Әхмәтов, республикада бүгенге көндә сөт җитештерүчеләргә һәм сатучыларга ярдәм итү мәсьәләсен хәл итү карала, диде. «Савым сыерлары асраучы шәхси хуҗалыкларга бер мәртәбә субсидия биреләчәк», – дип, искә төшерде ул.

Министр, фаразлар буенча, быел да Россиядә тулаем ашлык җыемы былтыргы күләмдә көтелә, диде. «Ашлыкның үзкыйммәтен төшерү формаларын эзләргә, чәчүне сыйфатлы һәм мөкин кадәр югалтуларсыз үткәререгә кирәк», – Марат Әхмәтов.

Аннары министр фермерларның һәм кооперативлар рәисләренең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, аларның күпчелеге дәүләт тармак программаларын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары сатып алу мәсьәләләренә кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International