Министрлыкта бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Кичә, 6 февральдә, Министрлыкта бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары Александр Дружин, Илдар Гафуров, Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашты.

Киңәшмә барышында бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштергәндә барлыкка килә торган проблемалар турында фикерләштеләр. Аерым алганда, мондый проблемалар техник планнар һәм проект документациясе (скважиналар буенча 1980-1990 елгы) булмау аркасында килеп чыга. Мәс., Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 51 статьясы нигезендә скважиналар урнаштыру өчен рөхсәт алу кирәкми, андый объектлар дәүләт актлары нигезендә яисә кадастр исәбенә куелган гомуми файдаланудагы җирләр документлары нигезендә теркәлергә мөмкин. Мондый чакта скважина өчен җир кишәрлеген ызанлау эше башкарылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International