Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау дәвам итә. «Ремонтлау эшләре белән 70тән артык кеше шөгыльләнә, – дип хәбәр итте район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Раил Шакирҗанов. – Тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшләре “Северный” АХП” ҖЧҖендә, “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖендә, “Корса МТС” ҖЧҖендә, “Ватан”ҖЧҖендә һәм “Яңарыш” агрофирмасы” ҖЧҖендә югары дәрәҗәдә оештырылган.
Раил Шакирҗанов сүзләренә караганда, ремонт эшләре өчен 68,3 млн. сумлык запас частьләр алынган. Бүгенге көнгә тракторларның техник әзерлеге 73% тәшкил итә, шул исәптән чит илнекеләр – 68%, чәчкечләр – 91%, чәчү комплекслары – 45%, культиваторлар – 91%, катнаш агрегатлар – 85%.