Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Нәбиуллин И.М.» КФХ базасында эре мөгезле терлекләрне карау һәм ашату буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты.
Бүгенге көндә «Нәбиуллин И.М.» КФХында 900 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 250 савым сыеры. Хуҗалыкта һәркөнне 3,6 тоннадан артык сөт савалар. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек фермаларын карап чыктылар һәм эре мөгезле терлекләрне тоту һәм тукландыру шартлары белән таныштылар. КФХ белгечләре сүзләренә караганда, терлекләр рационында – печән, сенаж, силос, фураж һәм майлы терлек азыклары сыгынтысы бар.
«Сөт җитештерү күләмнәрен арттыру күп факторларга бәйле, әмма иң мөһиме – терлекләрне дөрес тукландыру, – диде район башлыгы Рөстәм Нуриев. – Безнең хуҗалыкларның күрсәткечләрне арттыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар».