Мәскүдә Нәсел эше һәм терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен технологияләр буенча «АгроФарм-2018» халыкара күргәзмәсе ачылды

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Нәсел эше һәм терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен технологияләр буенча «АгроФарм-2018» халыкара күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ һәм генераль директоры Фәннур Зарипов катнаша.

«АгроФарм-2018» халыкара күргәзмәсендә катнашучылар авыл хуҗалыгы хайваннары экспозициясе белән танышачаклар, биредә иң яхшы һәм уникаль токымлы терлекләр, шулай ук Россия территориясендә моңа кадәр булмаган яңа токымлы терлекләр булачак, болар: сөт һәм ит өчен үстерелә торган сыерлар, үгезләр, сарыклар, кәҗәләр, куяннар, кошлар һәм башка төрле хайваннар. Шуны әйтергә кирәк, быел күргәзмәнең иңтөп темасы: җитештерү процессларына «Санлы терлекчелек» (Precision Livestock Farming) системаларын гамәлгә кертү. Бу автоматлаштырылган һәм санлы технологияләрнең яңа юнәлеше, ул кайбер техник мәсьәләләрне хәл итәргә һәм фермер хуҗалыкларының эшен нәтиҗәлерәк оештырырга ярдәм итәчәк.

Күргәзмәнең эшлекле программасына 50дән артык чара кертелгән, аларда барлык теләүчеләр һәм кызыксынучылар терлекләрне ашату, саву, карау буенча камилләштерелгән системалар белән таныша алалар, реаль вакыт режимында терлекләрнең биологик торышын үлчи торган иң яңа технологияләрнең, терлекләрнең сакланышы һәм җитештерү процесслары мониторингы системаларының эшләвен күзәтә алалар. Күргәзмә кысаларында “Фермер мәктәбе” үз эшен дәвам итәчәк, монда үзебезнең иң эре крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре бизнес уңышлары тәҗрибәсе белән уртаклашалар һәм үз эшеңне ничек башлап җибәрү турында сөйлиячәкләр, шулай ук конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, презентацияләр һәм мастер-класс оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International