Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Чертуш авылыннан КФХ башлыгы Харис Хәлиуллин ит терлекчелеге белән шөгыльләнә. «Авыл хуҗалыгы эше белән балачактан таныш, чөнки кечкенәдән әти-әнигә булыша», – диде фермер.
2016 елда Харис Хәлиуллин «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча грант ота. «Ул акчаларга терлек сатып алдым, бүген хуҗалыкта 45 баш эре мөгезле терлек бар, – дип сөйләде КФХ башлыгы. – Итне предприятиеләргә һәм район халкына сатам, республиканың башка төбәкләреннән дә килеп алучылар бар».
Авыл эшкуарының планында – кечкенә ферма төзеп, сөт җитештерүне оештыру.