«Агрокөч» АҖ Мароккога һәм Германиягә шикәр экспортлауны ачты

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

«Агрокөч» АҖ Марокко һәм Германиягә, шулай ук Норвегиягә һәм Урта Азиянең башка илләренә шикәр һәм чөгендер түбе (жом) экспортлауны ачты. Ел дәвамында чит илләргә 12 мең тонна шикәр һәм 25 мең тонна чөгендер түбе озатылачак.

«Шикәр җитештерү юнәлешен үстерү холдинг өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып санала. Соңгы ике елда моңа 1 миллиард сумга якын инвестиция кертелде, 2021 елга кадәр тагын 2,2 миллиард сум үзләштерү планлаштырыла. Болар – яңа җайланмалар, сакчыл җитештерү өчен яңа технологияләр, яңа җитештерү системалары. 2017 елда холдинг предприятиеләренең шикәр чөгендере уңышы рекорд дәрәҗәсендә булды, үсеш 60%ка җитте һәм бу тармакта иң югары уңыш. Шундый күрсәткечләр экспорт юнәлешен үстерү өчен ныклы нигез бирә, бу стратегияне без бүген актив үстерәбез. Яңа технологик процесслар, сыйфатлы орлык материалы, инновацион эшкәртү технологияләре кулланып, без чит ил базарына продукция чыгару күләмнәрен ай саен арттырып, киләчәктә бу юнәлештә Россиядә лидер булуны планлаштырабыз», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

2017 елда холдинг агрофирмаларында шикәр чөгендере 34,6 мең га мәйданда чәчелгән иде. Тулаем җыеп алынган уңыш 1,5 млн. тоннадан артык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International