Россиядә 2012 нче елда «Яшь фермер» максатчан программасы старт ала

2011 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Россиядә 2012 нче елда «Яшь фермер» максатчан программасы старт ала. Әлеге региональ программага федераль бюджеттан 2 млрд. сум, ә эшмәкәрләргә үз эшен башлаганда кирәк булачак җирне рәсмиләштерү өчен 1, 4 млрд сум акча бүленер дип көтелә.

РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник әйтүенчә, программаны нәтиҗәле төстә тормышка ашыру өчен РФ субъектларында шушы проектка туры килүче программалар кабул ителергә тиеш.

«Федераль ярдәм алу өчен, регионнарда программа әзерләнү шарт булып тора. Шуңа күрә бу мәсьәлә аерым контрольдә тотыла», - дип белдерә Елена Скрынник.

Үз эшләрен яңа башлап җибәргән фермерларга КФХ оештыру өчен грантлар биреләчәк, җир, терлек, техника, орлык сатып алуда ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тәкъдим ителгән дәүләт ярдәменең барлык төреннән файдалана алачак.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International