«Татагрохим» ААҖ предприятиеләренең 2017 елгы эшенә йомгаклар ясалды

2018 елның 3 феврале, шимбә

Кичә, 2 февральдә, Казан шәһәрендә «Татагрохим» ААҖ предприятиеләренең 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министрының табигать байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Валерий Аксанов, «Недрапроект» НПФ” ҖЧҖ директоры Камил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Нотыклар белән «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм аның урынбасары Рәис Миңнуллин чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә Известьле ашламалар чыгару, вак таш җитештерү карьерларын эшкәртү, “Табигать байлыклары турында”гы законның, лицензиячел килешүләрнең үтәлеше хакындагы мәсьәләләр һәм башкалар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International