Рөстәм Миңнеханов Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2011 елның 19 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында Шамил Усманов урамындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Чаллы халкы өчен ярминкә Г.Камал бульварында, Сарман трактында, ААҖ «Октябрское» сәүдә мәйданында оештырылган иде. Бу атнаны биредә Тукай, Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе һ.б. район товар җитештерүчеләре , шулай ук ЯАҖ «Татпотребсоюз», ААҖ «Юбилейное» оешмалары сату итте.

Ярминкәдә кош ите, балык, казылык эшләнмәләре, бал, халык кәсебе эшләнмәләре, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка продукцияләрнең киң ассортименты арзан бәядә тәкъдим ителде.

Моннан тыш ярминкәдә Кукмара һәм Чаллы җитештерүчеләреннән киез итекләр дә сатып алырга мөмкин иде.

 

ИА «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International