Рөстәм Миңнеханов сөткә сатып алу бәяләренең төшүе турында: бу мәсьәләне комплекслы хәл итәргә кирәк

2018 елның 2 феврале, җомга

2 февральдә Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда сөткә сатып алу бәяләрендә барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләде. Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Марат Әхмәтов быел республикада сөткә сатып алу бәяләренең төшүе турында сөйләде. Бу хәл Татарстанда гына түгел, башка күрше төбәкләрдә дә күрсәтелә.

2016 ел ахырында һәм 2017 ел башында сөт чималына кытлык булу аркасында Татарстан сөтенә ихтыяҗ зур иде. Аерым алганда, бу ихтыяҗ Самара, Ульяновск, Саратов, Волгоград өлкәләрендә күзәтелә иде. Бу безнең өчен бик яхшы булды, сөтнең бәясе НДСтан башка 1 килосы 28 сум иде.

Әмма узган ел дәвамында илгә коры сөт, май, сыр әйберләре шактый күп читтән кертелде. Россиянең кулланучылар базары моның белән тулды. Моннан тыш, күпчелек сөт эшкәртү предприятиеләре натураль чимал урынына коры сөт куллана башладылар. Шундый шартларда Татарстанда натураль сөттән әзерләнгән продуктларга базар бәясе буенча конкурентлык кимеде. Шуның нәтиҗәсендә әзер продукция шактый җыелды һәм бу сөт сатып алуга бәяләрнең төшүенә китерде. 2018 елның гыйнварында 1 кг сөтнең бәясе 22 сумга кадәр төште.

«Гыйнварда республика авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең сөт сатудан керемнәре узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 400 млн. сумга кимрәк булды», – диде Марат Әхмәтов.

Ул республиканың сөт эшкәртү прдеприятиеләренең үзенчәлекләре төрле булуы турында да әйтеп узды. Аларның кайберләре куллануга шәер булган барлык төр сөт әйберләрен чыгара, ә кайберләре технологик яктан май, сыр, коры сөт чыгруга гына көйләнгән. Базар менә шуның белән дә зыян күрде.

Министр әйтүенчә, сөткә сатып алу бәяләренең формалашу чылбыры гади генә түгел. Комбинатларның кайсыларыдыр турыдан-туры хуҗалыклардан сатып ала. Ә кайберләре сөтнеү күп өлешен трейдерлар аша алалар. Бу очракта авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1 кг сөткә 2 сум югалталар.

«Мин, әлбәттә, бөтенләй дә трейдерлардан баш тарту ягында түгел. Аларга бүген, моннан ике ел элек булганга караганда, ихтыяҗ зуррак. Әмма алар сөтне республикадан читкә чыгару белән шөгыльләнергә тиеш, чөнки безнең сөт эшкәртүчеләр 2 мең тоннадан әз генә күбрәк сөт эшкәртеп сата алалар», – диде Марат Әхмәтов.

Министр фикеренчә, күбрәк тә эшкәртеп булыр иде, әгәр товарны сатып булса. Бүгенгә стылып бетмәгән продукция шактый тупланган (май, сыр, коры сөт). «Бүген без эшкәртүчеләргә сөтне трейдерлардан башка, турыдан-туры хуҗалыклардан алырга тәкъдим итәбез. Бу мәсьәләне Министрлык контрольдә тотачак, – дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Бүген трейдерлар белән очрашу вакытында мин алардан сөткә бәяләрне төшерүдән тыелып калуларын һәм бу бәяне Татарстаннан читкә чыгару бәяләренә мөмкин кадәр якынайтуны сорадым».

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне комплекслы хәл итәргә тәкъдим итте. «Трейдер булсын, әмма ул үз урынында булырга һәм ул дөрес, аңлаешлы эшләргә тиеш. Безгә арадашчы кирәкми, чын трейдер – әйе, кирәк, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Ачык һәм аңлаешлы эшләргә тырышыгыз. Трейдерлар өчен шартлар тудырырга кирәк. Трейдер сатып алырга һәм җибәрергә тиеш. Без сөйләшүләр алып барырга һәм аңа булышырга тиеш, әмма ул тиешле гадел бәяне сакларга тиеш. Без кайбер ярдәм чараларын карыйбыз да инде. Монда, әлбәттә, районнар башлыклары да, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да бергәләп эшләргә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International