Бүген Казанның тугыз базарында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Чехов базарындагы ярминкәнең барышы белән ТР Премьер –министры Илдар Халиков танышты. Ул биредә бәяләр белән кызыксынды, килгән халык, сатучылар белән аралашты.
«Көзге ярминкәләр үткәрү традициягә әйләнде, халык бирегә кирәкле продукцияләрне сатып алу өчен теләп йөри. Бу безнең пенсионерлар, казанлылар өчен зур ярдәм, чөнки продукцияне арзанрак бәядән алып була. Мондый ярминкәләр безнең башкаланың берничә ноктасында берьюлы уза», - диде ТР Хөкүмәт җитәкчесе журналистларга биргән әңгәмәсендә. Шулай ук ул Казан ярминкәләренә продукция китергән ТР авыл хуҗалыгы районнарына рәхмәт белдерде.
Бу атнаны ярминкәләрдә ТР районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук “Татплодоовощпром” ЯАҖ,”Татпотребсоюз”, “ВАМИН Татарстан” ААҖ, “Юбилейное” ААҖ, “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ, “АгроИнвест” ЯАҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Марс” КФХ, “Лаеш кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖ , “Ак Барс” Холдинг компаниясе ААҖ һ.б. сату итте.
Гомумән алганда, Казан базарларына барлыгы, 538 машинага төяп, 34,2 миллион сумлык продукция китерелде.
Республика башкаласына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 185 тонна бәрәңге, 132,9 тонна яшелчә, 68,9 тонна ит, 21 тонна карабодай, 986,3 мең данә тавык йомыркасы алып килде. Моннан тыш сөт, кондитер ризыклары, ярмалар һ.б. бар иде
Халыкта сыер итенә, йомырка, сөт, сырга сорау зур булган.