2018 елның 2 февралендә Россия Федерациясе субъектлары катнашында сөт терлекчелеге өлкәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКның Икътисад, инвестицияләр һәм базарларны җайга салу департаменты директоры Анатолий Куценко.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, начальник управления сельского хозяйства АО «Агрокөч» АҖенең Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Аян Ибәтуллин катнашты.
Киңәшмә барышында төбәкләрдә, Израиль технологияләрен кулланып, сөт терлекчелеге өлкәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасыннан нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады. Ул Татарстанда Азнакай районында 4500 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы проекты турында сөйләде. Төзелеш ике чиратлылык буенча төзеләчәк. «Беренче чират өчен барлык документлар да әзер, төзелешкә рөхсәт алынган. Узган ел ике банкка - “Сбербанк” ГАО һәм “Россельхозбанк” АҖенә кредитка заявкалар бирелгән иде, залог белән тәэмин итү дә карала», – дип сөйләде Николай Титов.