Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 2 феврале, җомга

Кичә, 1 февральдә, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Яңа Арыш авылында АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов киңәшмәдә катнашучыларга 2018 елда аграрийларга ташламалы кредит бирү механизмын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында сөйләде. Быел мондый кредитлар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә генә биреләчәк, диде ул. Татарстан буенча лимит – 1024,31 млн. сум, бу 15 млрд. сум күләмендә ташламалы кредит алырга мөмкинлек бирә. Республикада ташламалы кредиттан файдалану мөмкинлеген арттыру максатларында бер кредит алучыга лимит билгеләнде, ул - 500 млн. сумга кадәрһәм 1 га чәчүлек мәйданына 15 мең сумга кадәр.

Чара барышында шулай ук башкарыла торган эш турындагы хисап белән «Россельхозбанк» АҖ һәм «Ак Барс» гавами акционер җәмгыяте (ПАО) банкы җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International