Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы сөт җитештерү буенча республикада иң югары күрсәткечләргә иреште. 2018 елның 31 гыйнварында районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 201,5 тоннадан артык сөт савып алганнар (узган елның шушы чорына карата 114%).
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренә сөт терлекчелегендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт белдереп, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменә телеграмма җибәрде.
Телеграммада болай диелә: «Хөрмәтле Габделәхәт Гыйлемханович! Сезне һәм барлык авыл хезмәтчәннәрен, аеруча, Әтнә муниципаль районы терлекчеләрен сөт терлекчелегендә иң югары тарихи нәтиҗәләргә – тәүлеккә 200 тонна сөт савуга ирешүегез белән чын күңелдән котлыйм. Сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга һәркөнне үзләреннән зур өлеш кертүче коллективлар: «Шахтер» ҖЧҖ (33,5 тонна), «Таң» АХҖК (33 тонна), «Тукай» ҖЧҖ (29,6 тонна, 2016 елга караганда + 3,9 тонна), «Ленин ис. нәсел заводы” АХҖК (28,7 тонна, + 4,5 тонна), «Мәңгәр» АХҖК (20,3 тонна,+ 6,7 тонна). Шулай ук югары дәрәҗәдә эшләүчеләр арасында «Дусым» ҖЧҖ, «Кушар» АХҖК һәм «Күңгәр» АХҖК терлекчеләре дә бар.
Мондый күрсәткечләргә терлекчелек фермаларында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең – машина белән сыер саву осталарының, зооветеринария белгечләренең, ветеринария табибларының тырыш, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Шулай бергәләп эшләү нәтиҗәсендә район югары генетик куәткә ия сөт терлекчелеген арттыруга иреште. Сезнең район 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткечләр бирә.
Хөрмәтле Габделәхәт Гыйлемханович, әтнәлелер! Терлекчелек һәм республиканың башка районнары өчен системалы, максатчан эшләү үрнәге булып торучы нәтиҗәле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт белдерәм! Сезгә нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм эшләрегездә алга таба да зур уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов»